Чистай районында Татар Ялтаны ФАПы ачылды

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Чистай районының Татар Ялтаны авылында тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу авыл халкы өчен яңа ел алдыннан чын бүләк.

62,5 квадрат метрлы ФАПта авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирүче функциональ, уңайлы кабинетлар урнаштырылган. Анда дару препаратларын саклау өчен махсус фармацевтик суыткычлар, сабыйларны карау өчен өстәл, яңа туган балалар өчен үлчәү бар, хатын-кызларны карау өчен махсус урын җиһазландырылган.

Халыкка югары категорияле фельдшер Ольга Ильина хезмәт күрсәтәчәк.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов авыл халкын әлеге мөһим вакыйга белән котлады.

ФАП «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү»республика программасы буенча төзелгән. Хәзер Чистай районында 37 фельдшер-акушерлык пункты эшли, шуларның 13е – модульле технологияләр буенча. Шулай ук табиблык амбулаториясе эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International