Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә медицина учреждениесендә дәваланучы балалар өчен «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе узды. Бәйрәм программасын студентлар үзидарәләре, Яр Чаллы шәһәре Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге, «Нур»яшьләр үзәге ярдәме белән шәһәр студентлар советы оештырды. Бүләкләр бөтен шәһәр белән җыйдылар. Палатага нәни чаллылыларга Кыш Бабай, Кар Кызы килде, бүләкләр тапшырды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр студентлар Советы алтынчы ел рәттән әлеге хәйрия акциясен оештыра.