"Түбән Кама нефтехим" медикларга саклагыч костюмнар һәм компьютерлар бүләк итте
2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин медицина хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм 6 мең саклагыч костюм, 50 компьютер һәм принтер бүләк итте.