Табиблар татарстанлыларга яңа ел бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртте

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

«Татар-информ» матбугат агентлыгында матбугат конференциясе узды. Республиканың әйдәүче табиблары Яңа ел каникулларында иминлек чаралары турында сөйләде.

Табиб-травматолог Булат Зыятдинов билгеләп үткәнчә, татарстанлылар Яңа ел бәйрәмнәре вакытында еш кына актив ял яки пиротехника белән саксыз эш итү вакытында алынган травмалар белән хастаханәгә мөрәҗәгать итә.

Яңа ел бәйрәмнәрендә суррогат хәмер куллану сәламәтлеккә бәйле җитди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта югары категорияле табиб-офтальмолог София Болгар сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, контрафакт продукциядә, кагыйдә буларак, метил спирты бар. Мондый алкогольне куллану тулысынча сукырлыкка китерергә мөмкин.

Яңа ел бәйрәмнәрендә агуланып хастаханәгә эләгү куркынычы аеруча югары. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.

"Без алкогольдән баш тартырга киңәш итәбез, контрольсез шампан шәрабы яки шәраб эчәргә кирәкми", – дип сөйләде спикер.

Токсиколог республика халкына урамда спиртлы эчемлекләр кулланган вакытта бик сак булу үтенече белән мөрәҗәгать итте, чөнки салкында исереклек дәрәҗәсе сизелми, кеше аңын югалта, туңа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International