Республика клиник наркология диспансеры «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының лауреаты булды. Психоактив матдәләрдән бәйлелекне дәвалау һәм реабилитацияләүнең яңа стратегиясе "Халык өчен хезмәтләр" номинациясендә билгеләнде. Конкурсны оештыручылар оешманың кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү буенча эшен югары бәяләде.