Зәй РҮХдә диагностика җиһазлары яңартылган

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Зәй үзәк район хастаханәсе 2021 елда җиһазлар белән тулыланган. Медучреждениегә рентген маммография аппараты, ультратавыш диагностикасы системасы, рентген диагностика комплексы, кислород концентраторлары китерелде. Барысы да «Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы кысаларында сатып алынган. Моннан тыш, «Зәй РҮХ» ДАССУда 12 медицина хезмәте автомобиле, шул исәптән 1 ашыгыч медицина ярдәме машинасы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International