Кан басымы түбән, күп кан киткән 34 яшьлек пациентны ашыгыч ярдәм бригадасы ТКҮРКПХнең кабул итү бүлмәсенә илтә.
Бу гаиләдә ике бала үсә инде, һәм ата-аналар өчен өченче йөклелек планлаштырылган һәм көтеп алынган иде. Тик хатын учетка басарга өлгерми - срок бик кечкенә була. Ә аннары корсакның аскы турыда авырта, укшыта башлый. Әни кеше бу токсикоздан дип уйлый. Тикбераздан хтын аңын югалта. Ире ашыгыч ярдәмне чакырта.
Кабул итү бүлмәсе гинекологка ашыгыч ярдәм хатын-кызны авыр хәлдә алып килүен хәбәр итә. Табиб кабул итү бүлмәсенә йөгергәндә, параллель рәвештә операция бүлмәсен ачарга команда бирелде.
Хатын әле өйдә үк үлә ала иде, исәп минутларга бара иде. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре транспортлауны һәм медицина ярдәмен югары дәрәҗәдә башкарды. Ә алга таба пациент белән гинеколог, анестезиолог-реаниматолог һәм ТКҮРКХ шәфкать туташлары шөгыльләнде.
Кабул итү бүлмәсендә пациентка кан басымы түбән иде - нибары 60/40, тик ул сөйләшә ала иде. Анамнез җыйганнан соң табиб «корсакта кан агу» диагнозын куя. Аның вакытында бөтен органнар һәм системаларның эше бозыла, кан басымы критик саннарга кадәр кими.
Пациентканы ашыгыч рәвештә операция бүлмәсенә озаталар. Операция бер сәгатьтән артык бара. Операциядән соң хатын-кызны реанимация бүлегенә күчерәләр, анда аны 2нче анестезиология-реанимация бүлеге хезмәткәрләре озата.