Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Российская газета»га интервью бирде. 9 гыйнварда Михаил Альбертович үзенең 55 яшьлеген билгеләп үтте.
Без пандемияне җиңәбезме? Якын арада яңа ковид койкалары ачачакбызмы?
Михаил Мурашко: система үзе йөз процентка эшли. Кешеләрдән дә "эшләүләре" көтелә.
Михаил Мурашко: койкаларны яңадан профильләштерәбез, резервта да, әлбәттә, бар - яңа штаммнар таралу куркынычы шартларында бу бик мөһим. Йогышлы госпитальләр төзибез: 2021 елның соңгы атнасында Курск һәм Ростов шәһәрләрендә йогышлы госпиталь ачылды. Гомуми челтәргә йөкләнешне киметү өчен эшләнә.
Ә кадрлар?
Михаил Мурашко: кадрлар- һәрвакыт иң киеренке һәм катлаулы мәсьәлә. Соңгы елларда югары уку йортларына да, урта махсус уку йортларына да кабул итү күләмен арттырдылар. Челтәрдә персоналның кимүе булмады диярлек, ә кайбер юнәлешләр буенча хәтта үсеш тә бар. Мәсәлән, без онкологиягә, беренчел звенога, педиатриягә яңа белгечләр килүнең артуын күрәбез.
Балаларны прививка ясый башлыйбызмы? Ничә яшьтән?
Михаил Мурашко: без ата-аналар теләге белән 12 яшьтән тәкъдим итәбез.
Сәламәтлек саклау министрының төп бурычы бүген нинди?
Михаил Мурашко: бүген һәм һәрвакыт: медицина ярдәме вакытында һәм сыйфатлы күрсәтү, сәламәтлек күрсәткечләрен яхшыртучы заманча юнәлешләрне үстерү. Пациентның позициясенә күчсәк, беренче чиратта сырхауханәгә игътибар бирелергә тиеш.
Заманча табиб нинди булырга тиеш?
Михаил Мурашко: беренче чиратта, һәрвакыттагыча, игътибарлы. Табиб тырыш булырга тиеш. Ул технологияләрне кабул итү планында заманча булырга тиеш - моннан башка булмый. Һәм табиб битараф була алмый.
Хәзер сәламәт яшәү рәвеше модада.
Михаил Мурашко: миңа калса, бу искергән төшенчә. "Сәламәтләндерүче яшәү рәвеше" бар. Ничек кенә булмасын, теге яки бу яшьтә кеше авыру, шул исәптән хроник авырулар белән очраша. Без, яшәү рәвеше кайбер чирләрдән азат булырга ярдәм итә ала. Мәсәлән, аркадагы авыртудан: ягъни беренче чиратта массажга барасы түгел, ә авырлыкны киметергә, һәр иртә гимнастика ясый башларга кирәк. Кайбер гадәтләрне үзгәртергә һәм бу сәламәтлеккә уңай йогынты ясаячак.
Элеккеге тормыш булмый инде?
Михаил Мурашко: барысы да үзгәрә. Кием стиле, туклану стиле. Барысы да үзгәрә. Һәм кеше җайлаша белергә тиеш.
Иртәгә нинди медицина булачак?
Михаил Мурашко: Медицина персонализация юлыннан бара. Ул һәркем өчен дә булачак. Икенче мәсьәлә - һәркем аны кулланырга һәм тыңларга ни дәрәҗәдә әзер булачак.
Сезнең тормыш кагыйдәләре бармы?
Михаил Мурашко: Һичшиксез иртән зарядка ясарга. Душ. Иртәнге аш. Иң гади ризыкларны яратам: ботка, гади ашлар. Иртәнге аш, кагыйдә буларак, бу ботка. Солыны бик яратам.
Чәй яки кофе?
Михаил Мурашко: мин рәхәтләнеп кипрей - иван-чәй, ромашка чәйләре эчәм.
Министр медикларга ннинди теләкләр теләр иде?
Михаил Мурашко: беренче чиратта, барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм шатлык телим!