Мамадыш табиблары көчле кан китү белән йөкле ханымны коткардылар

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

«Мамадыш РҮХ» ДАССУ табиблар бригадасы йөкле пациентның һәм аның сабыйның гомерен саклап калды.

2022 елның 9 гыйнварында бәйрәм якшәмбесендә йөкле хатын-кызның кан ага башлаган.

Ана һәм баланың гомерен коткаруга исәпле минутлар барды. Төнлә ашыгыч тәртиптә Мамадыш РҮХ операция бригадасы җыелды.

Катлаулы операция көтелә иде,  чөнки пациентта аналыкта зур шеш бар иде. Операциянең уңышлы нәтиҗәсе өчен 10 медицина хезмәткәре көрәште. Ашыгыч рәвештә  плазма һәм эритроцитар массаны күчерү үткәрелде.

Медицина хезмәткәрләре бригадасының көйле эше аркасында 2022 елның 9 гыйнварында 1 сәгать 15 минутта 3400 грамм авырлыктагы малай дөньяга килде. Яшь гаиләне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International