2022 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» максатчан программасын тормышка ашыру дәвам итәчәк. Бу юнәлештә эш Россия Президенты йөкләмәсе буенча инде бер ел алып барыла. 2025 елга кадәр бу максатларга илнең барлык төбәкләренә 500 млрд. сумнан да ким булмаган күләмдә акча юнәлдереләчәк. Субсидияне сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча төбәк программасы гамәлдә булган территорияләр ала. Татарстан Республикасы бюджетында каралган бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләме ел саен 2 438,5 млн. сум тәшкил итә. 2021 елга -2023 елларга, шул исәптән федераль бюджет акчалары – 1 950,2 млн.сум, республика бюджеты акчалары – 488,3 млн. сум.
Акча медицина учреждениеләре биналарын төзүгә һәм реконструкцияләүгә, капиталь ремонтка, медицина җиһазлары сатып алуга, хастаханәгә илтү өчен автотранспорт сатып алуга тотыла. Авыл җирлегендә берничә поликлиниканы һәм табиблык амбулаториясен ремонтлау, 20гә якын фельдшер-акушерлык пунктын төзү, дистәләрчә заманча медицина җиһазлары сатып алу планлаштырыла.