Билгеле булганча, яңа коронавирус йогышы кеше органнарының барлык системаларына йогынты ясый (аеруча еш кына йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары ягыннан үзгәрешләр теркәлә). Сулыш, йөрәк һәм кан тамырлары органнары эшчәнлеген контрольдә тотуга юнәлдерелгән тикшеренүләр киңәйтелгән диспансерлаштыруның программасына кертеләчәк. Тирәнтен диспансерлаштыру максаты - яңа коронавирус йогышын кичергән затларда органнар һәм системалар эшендә өзлегүләр үсешен булдырмау максатларында үзгәрешләрне ачыклау.
Тирәнтен диспансерлаштыру кем өчен билгеләнгән?
Яңа коронавирус йогышын кичергән 18 яшьтән башлап кешеләр өчен; үз инициативасы буенча мөрәҗәгать иткән гражданнар өчен; медицина ярдәме сорап ике елдан артык мөрәҗәгать итмәгән гражданнар өчен. Шунысы мөһим: тирәнтен диспансерлаштыру узган вакытта сәламәтләнгәннән соң 60 календарь көн узарга иеш.
Тирәнтен диспансерлаштыруны кайда һәм ничек узарга була?
Тирәнтен диспансерлаштыруны узу өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ) аша, шулай ук ММИ полисы беркетелгән урын буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.
Тирәнтен диспансерлаштыруны кайчан узарга була?
Гражданин өчен теләсә кайсы уңайлы вакытта медицина оешмасының эш графигы кысаларында.
COVID-19 кичергән кешеләргә, аеруча бер яки берничә хроник йогышлы булмаган авырулар булган кешеләргә, өстенлекле тәртиптә диспансерлаштыруны узарга киңәш ителә.