Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы лицензияләрне рәсмиләштергәндә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе мәгълүматлары буенча узган елда медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 480 гариза, фармацевтика эшчәнлеген башкаруга 260тан артык гариза, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнеше буенча эшчәнлекне лицензияләү буенча 14 гариза каралды.

Моннан тыш, идарә белгечләре лицензия алырга теләүченең/лицензиатның лицензия таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерү өчен рөхсәт документлары бирелгән оешмалар эшчәнлегенә даими планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрә.

Медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлегенең контакт мәгълүматы. Урнашу урыны: 420012, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бутлеров ур., 16 йорт. Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-65-72

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International