Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Марс Мостафин COVID-19га кабат вакцинация ясаган. Марс Харисович беренче тапкыр узган елның маенда прививка ясаткан, хәзер бу процедураны кабатларга булган.
Исегезгә төшерәбез, ТКҮРКПХ сырхауханәләрендә эш көннәрендә дә (7.30 дан 18.30 га кадәр), шулай ук ял көннәрендә (8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр) прививка ясатырга мөмкин.