Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Яр Чаллы шәһәрендә Кама балалар медицина үзәгенә килеп китте.
«Кама балалар медицина үзәге» ДАССУ баш табибы Марат Насыйбуллин кунакларга медицина үзәгенең эше һәм хастаханәдә гыйбадәт кылу бүлмәсен оештыру турында сөйләде. Аннары митрополит Кирилл баш табиб озатуында КБМҮнең Балалар хастаханәсенең травматология бүлегенең пациентлары белән аралашты. Һәр бала архипастыр кулыннан татлы бүләкләр алды. Саубуллашканда митрополит Кирилл балаларга тизрәк терелүне, ә табибларга - Аллаһы Тәгалә ярдәмен теләде.