Хач ману бәйрәмендә коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

19 гыйнварда православие вәкилләре төп бәйрәмнәрнең берсе — Хач мануны билгеләп үтә. Күпләр, традиция буенча, бәкедә чумарга барачак. Табиблар бу процедурада сак булырга киңәш итә.

Бозлы суда коену алдан әзерлексез йөрәк-кан тамырлары, сулыш һәм сидек системалары авырулары булган кешеләр өчен, шулай ук астма, шикәр диабеты һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары (остехондрозлар, артритлар һ.б.) белән интегүчеләр өчен куркыныч. Мондый кешеләргә бозлы суга чуму катгый тыела. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм кечкенә балалар өчен дә бу гадәтнең файдасы бик аз-авыру сезоны вакытында аларның иммунитеты түбән.

Суда коеныр алдыннан, хроник авыруларның кискенләшүен булдырмау максаты белән, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Хач ману көннәрендә суга керү вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре:
- махсус җиһазландырылган, купельләр куркынычсызлык нормаларына җавап биргән урыннарда гына коенырга ярый;
 - суга чумар алдыннан 1,5-2 сәгать алдан ашагыз, ач булмагыз;
 - хәмер һәм никотиннан тыелыгыз;
- акрынлап чишенегез һәм мускулларны җылытыгыз;
- бәкегә бару өчен таймас уңайлы аяк киеме әзерләгез;
- баш белән чумудан тыелыгыз, бу аңны югалтуга китерергә мөмкин;
- суда 1 минуттан да озаграк булырга киңәш ителми;
- коры сөлге, җылы әйберләр булу мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International