Перинаталь үзәк белән Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсендә балалар поликлиникасының беренче баш табибы Людмила Андреева истәлегенә ПҮ белән БШХнең 1нче сырхауханәдә мемориаль такта куелды. Әлеге бу балалар поликлиникасы Людмила Николаевна Андрееваның актив катнашуы белән барлыкка килде һәм нәкъ менә бүген танылган докторга 82 яшь тулган булыр иде. Тантаналы чарада шәһәрнең барлык дәвалау оешмаларының җитәкчеләре, Людмила Николаевнаның туганнары, аның дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты.