Татарстанда «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасын 2021 елда гамәлгә ашыру нәтиҗәләре

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Ул поликлиникаларның, табиб амбулаторияләренең, фельдшер-акушерлык пунктларының яңа биналарын төзүне, гамәлдәгеләрен капиталь ремонтлауны, заманча медицина җиһазларын сатып алуны, сәламәтлек саклау объектларын автотранспорт белән тәэмин итүне күз алдында тота. Тулаем алганда, ил Президенты инициативасы белән эшләнгән программа кече торак пунктларда яшәүчеләр өчен медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Аның кысаларында 2021 елда Татарстанда 1 463,08 млн сумлык 39 объект төзелгән һәм ремонтланган
Программаны тормышка ашыру кысаларында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган җиһазлар исемлеге нигезендә, 190,4 млн сумга 12 берәмлек медицина җиһазы кулланышка кертелгән.

Әлеге программа кысаларында 751,967 млн сумлык 501 автотранспорт сатып алынды:

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 23.12.2020 ел, №3498-р күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасына 88 берәмлек санитар автотранспорт килде.

Программа кысаларында пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен китерү өчен, биологик материаллар һәм дару препаратлары ташу өчен  «Ford Transit» маркалы 43 микроавтобус (9 урынга) һәм «Lada Largus» базасында 370 «Медицина хезмәте» автомобиле кайтартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International