Яңа составта Түбән Кама сәламәтлек саклау каршындагы Яшь белгечләр советы үз эшен башлап җибәрде, ул медицина берләшмәсен тагын да ныгытырга һәм безнең шәһәргә Россиянең эре шәһәрләреннән табибларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.
Совет рәисе итеп ТКҮРКПХнең рентгенохирургия алымнары бүлеге табибы Рафаэль Кудаяров, рәисе ярдәмчесе – ПҮ белән БШХ педиатры Патимат Абдулхалимова, ә секретарь – наркология диспансерының кадрлар бүлеге белгече Тамара Бурмистрова сайланды.