Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе мәгълүматлары буенча 2021 елда 470 гариза каралды, шуларның 148е лицензия бирү буенча, 322 се яңадан рәсмиләштерү буенча; 148 лицензия алырга теләүчеләргә бирелде, 322 лицензия яңадан рәсмиләштерелде). Бүлек тарафыннан барлыгы 851 тикшерү үткәрелде, шул исәптән лицензия таләпләрен (шартларны) үтәү мөмкинлеге буенча 470 документар тикшерү, лицензия алырга теләүченең/лицензиатның лицензия таләпләренә туры килү-килмәве буенча 381 планнан тыш тикшерү үткәрелде. 2021 елда медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлеге тарафыннан медицина эшчәнлегенә 126 лицензия туктатылды.