Ватрушкаларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен искә төшерәбез

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Кышкы чорда балаларның сөякләре сыну һәм имгәнүләр саны шактый арта. Шуңа күрә баланы имгәнүләрдән котылырга мөмкинлек бирүче үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә өлкәннәрнең җаваплылыгы арта.

 «Ватрушка»да шуудан җитди имгәнүләр алган балалар саны арта. Тюбинг тизлеге тиз арада 60 км/сәг кадәр җитә ала, шуңа күрә уңышсыз егылганда алынган травмалар бик авыр булырга мөмкин, бу аяк-кул сыну, баш сөяге имгәнүләре һәм умыртка сөягенең компрессион сынуы.

Тюбингта шуганда түбәндәгеләр тыела:

- җиһазландырылмаган урыннарда, шулай ук үсемлекләр, агачлар һәм куаклар белән капланган тауларда йөрү;

- тюбингларны бер-берсенә «паровозик» белән яки төрле транспорт чараларына бәйләргә;

- кар чистарту техникасы эше зонасында йөрү;

- сикерергә һәм басып йөрергә;

- трамплиннар булган урында йөрү.

Тюбингта шуу авышу 20% тан да артмаган трассаларда киңәш ителә, шул ук вакытта каршы авышлык яки җитәрлек буш урын булырга тиеш.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International