Йөкле Чаллы кызы COVID-19 га кабат вакцинацияләнгән һәм сәламәт малай тапкан

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Яр Чаллыда яшәүче ханым COVID-19дан прививканы узган елның маенда ясаган, аннан соң йөкле булуын белгән. Бала табу алдыннан Чаллы кызы кабат вакцинация үтәргә булган, чөнки беренче вакцинация вакытыннан ярты ел узган инде. Прививканы 7нче шәһәр сырхауханәсендә ясаганнар.

Авырлы хатын иренең коронавирус инфекциясе белән авыруын сөйләгән. Өч атна дәвамында алар бер фатирда бергә булганнар һәм вакцинация нәтиҗәсендә ул үзе авырып китмәгән.

Булачак әни бөтен йөклелек Яр Чаллының 7нче номерлы сырхауханәсенең хатын-кызлар консультациясендә күзәтелгән.
20 гыйнварда 3 кг 420 гр авырлыктагы һәм 52 сантиметрлы малай дөньяга килгән.

"Бала табу уңышлы узды. Әни һәм сабый үзләрен яхшы хис итә" - дип билгеләде КБМҮнең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Алексей Эстрин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International