Яңа коронавирус инфекциясе һәм кискен респиратор вирус инфекциясе симптомсыз яки җиңел узышы очрагында гражданнар гамәлләре турында белешмәлек
1. Әгәр COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләүнең/ревакцияләүнең 6 ай үтмәгән яисә COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе белән авырганга 6 ай узмаган очракта, шул ук вакытта: сездә SARS-CoV-2 йогышына(COVID-19 яңа коронавирус йогышына) уңай мазок (яңа коронавирус йогышы) һәм шул ук вакытта авыруның бернинди симптомнары да юк
Бу ситуациядә дәвалау таләп ителми һәм эшкә яраксызлык кәгазе алынырга мөмкин һәм үз-үзеңне изоляцияләү кирәк. Тән температурасын тәүлегенә ким дигәндә 1 тапкыр контрольдә тотарга киңәш ителә.
- Сезнең ОРВИ билгеләре бар (ютәл, томау, тамак авырта, бер тапкыр температураның 37,50 С дан югарырак күтәрелүе), әмма SARS-CoV-2дә ПЦР-диагностика нәтиҗәсе юк ;
- Сез риск төркеменә кермисез:
- Сезгә 60 яшьтән кимрәк;;
- Сездә хроник авырулар (шикәр авыруы, йөрәк-кан тамырлары авырулары, онкология авырулары, бөер һәм бавырның хроник авырулары, иммунодефицит хәлләре)юк.;
- Сездә артык авырлык юк.
Сезнең гамәлләр:
• Өйдә калыгыз;
• Эшкә яраксызлык битен ачу кирәк булганда, «122» бердәм хезмәткә яки поликлиникагызның call-үзәгенә шалтыратыгыз. Эшкә яраксызлык бите рәсмиләштереләчәк.
Бүлмәләрне җилләтегез (даими рәвештә, 3 сәгатькә 1 тапкыр).
• Тәүлегенә 2 литрдан да ким түгел су эчегез.
• Тән температурасын тәүлегенә 3 тапкыр үлчәгез.
• • Мөмкин булган очракта пульсоксиметрия (кан кислород белән туену) сатурациясе дәрәҗәсен көнгә 2 тапкыр үлчәгез (нормаль күрсәткечләр- 95-96% тан да ким түгел).
- Вируска каршы препаратларны, борынга тамчылар яки спрейларны (мәсәлән, интерферон-альфа булган), йөкле кешеләргә фәкать табиб билгеләве буенча гына куллану мөмкин.
- Борынга тоз эретмәләреннән, шул исәптән диңгез суы нигезендә дә файдаланырга була.
- Тамак авырткан очракта, тамакны чайкарга мөмкин. Әлеге препаратлар табиб рецептларыннан башка җибәрелә.
Температура 38,00 С һәм аннан да югарырак булганда, температураны төшерә торган препаратлар кабул итә аласыз.
Шулай ук С витамины һәм D витамин кулланырга мөмкин.
*Дару препаратлары инструкция нигезендә кулланыла.
2.Әгәр COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршывакцинацияләүнең/ревакцияләүнең 6 ай үтмәгән яисә COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе белән авырганга 6 ай узмаган очракта,шул ук вакыттасездә SARS-CoV-2 йогышына(COVID-19 яңа коронавирус йогышына) уңай мазок (яңа коронавирус йогышы) һәм шул ук вакытта авыруның бернинди симптомнары да юк
- Сез риск төркеменә керәсез;
- Сез 60 яшьтән олырак;
- Сездә хроник авырулар (шикәр авыруы, йөрәк-кан тамырлары авырулары, онкология авырулары, бөер һәм бавырның хроник авырулары, иммунодефицит хәлләре) бар;
- Сездә артык авырлык бар.
• Өйдә калыгыз;
• Бүлмәләрне җилләтегез (даими рәвештә, 3 сәгатькә 1 тапкыр).
• Тәүлегенә 2 литрдан да ким түгел су эчегез.
• Тән температурасын тәүлегенә 3 тапкыр үлчәгез.
•Мөмкин булган очракта пульсоксиметрия (кан кислород белән туену) сатурациясе дәрәҗәсен көнгә 2 тапкыр үлчәгез (нормаль күрсәткечләр- 95-96% тан да ким түгел).