Югары технологияле тернәкләндерү җиһазлары, роботлаштырылган технологияләр, релакс-бүлмәләр, тренажер заллары - болар барысы да хәзер "7нче Шәһәр клиник хастаханәсе" ДАССУ базасында дәвалау-тернәкләндерү үзәге пациентлары өчен ачык. 2022 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты катнашында Үзәкнең тантанылы ачылышы булды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласы сырхауханәләренә автомобиль ачкычларын тапшырды, махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Медицина өлкәсендәге соңгы эшләнмәләр белән танышты.
Шул ук көнне Казанда "2021 елда ТР сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында. 2022 елга бурычлар һәм үсеш перспективалары" Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Коллегия сәламәтлек саклау тармагы вәкилләренә РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды. Бу хакта безнең видеороликта сылтама буенча карарга мөмкин