Татарстанда балаларны вакцинацияләү ничек уза?

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Татарстанда яшүсмерләрне коронавирустан вакцинацияләү башланды. «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе бу атнада Казанның 6нчы номерлы Шәһәр балалар сырхауханәсенә барлыгы 50 доза  китерелде. Прививканы 12-17 яшьлек балалар ата-аналар ризалыгы белән һәм бары тик ирекле нигездә генә ясый ала.

Табиблар сүзләренә караганда, балалар арасында прививка ясарга теләүчеләр аз түгел, чөнки коронавирусның яңа штаммнары пәйда булгач, алар Covid-19 белән , өстәвенә, еш кына авыр формада аырый башлаган.

«Мин үзем табиб, Мин бу авыруның ничек үтүен, нәтиҗәләре нинди булуын беләм. Аны булдырмый калу ысулы бар икән, балалар да прививка ясатсын иде. Мин үзем дә вакцина ясаттым, баламның да ясатывын телим», – дип уртаклашты баш табиб урынбасары Фәридә Габделхакова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International