Түбән Камада вакытлыча йогышлы авырулар госпитале мөдире Зөлфирә Ганиева үзенең юбилей көнен билгеләп үтә. Медицинага ул 30 елдан артык багышлаган. Аның әнисе шәфкать туташы булган, ире Ильяс Ганиев, РҮХдә онколог булып эшли, өлкән улы Чабаксарда ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшли, ә кызы - Санкт-Петербургта медуниверситетның 6 нчы курс студенты.
"Мин балачактан табиб булырга хыялландым. Без кечкенә генә районда яшәдек, һәм мин әниемә карата барысының да хөрмәт белән каравын күрдем. Әни авылдашлары арасында зур абруй казанган иде, һәм мин моның белән горурландым. Тормышымны нәкъ менә табиб белгечлегенә багышлавыма мин бик шат. Инфекционист һөнәрен сайлавыма үкенмим, ул бик кызыклы һәм күпкырлы. Минем эшем миңа зур ләззәт бирә", - дип уртаклашты Зөлфирә Кыямутдин кызы.