Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы планлы амбулатор-поликлиника ярдәменең туктатылуы турында хәбәр итә

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

⁣Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы планлы амбулатор-поликлиника ярдәменең туктатылуы турында хәбәр итә. Катлаулы санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле рәвеште әлеге чаралар 2022 елның 2 февраленнән кертелә.⠀

Боерык нигезендә, өлкәннәр өчен планлы медицина ярдәме, шул исәптән профилактик медицина тикшерүе һәм халыкның аерым төркемнәрен диспансерлаштыру (шулай ук коронавирус йогышын кичергән затлар өчен тирәнтен диспансерлаштыру) туктатыла. Шулай ук, вакцинацияләүдән тыш, 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларны авыллардан китерү туктатыла.⠀

Тирәдәге кешеләргә куркыныч тудыручы авырулар белән пациентлар элеккечә үк ярдәм ала ала. Шулай ук аны йөкле хатын-кызлар һәм билгеле бер вакытка медицина ярдәме күрсәтүне кичектереп тору аларның хәле начарлануга, тормыш һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыруга китерергә мөмкин авырулар белән авыручылар да ала ала. Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм законда билгеләнгән тәртиптә хәрби чакырылыш комиссиясе юлламасы буенча контракт буенча хәрби хезмәткә керүче гражданнарга медицина ярдәме күрсәтү дәвам итәчәк.

Шулай ук балаларга һәм яшүсмерләргә профилактик медицина тикшерүе туктатыла. Балалар бакчаларына керү рөхсәтен рәсмиләштерү өчен, шулай ук ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен оешмага күзәтүгә җибәрү өчен ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны медицина тикшерүләре туктатылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International