2022 елның 7-12 февралендә Казанда «Neuro Week Kazan - 2022» традицион нейрофорумы узачак.
Аның химаясендә фәнни-гамәли чаралар комплексын үткәрү планлаштырыла. Бу көннәрдә:
РФ әйдәүче неврологлары һәм психиатрлары катнашында «Бехтерев укулары-2022» VIII Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе;
«Нейрофәннәр киләчәге» V Бөтенроссия яшь галимнәрнең халыкара катнашуы белән фәнни конференциясе;
Неврология буенча V Бөтенроссия студентлар олимпиадасы (2012 елның 8-9 апреле)
Быел, эпидемиологик хәл катлаулы булуга карамастан, «Нейрофәннәр киләчәге» конференциясендә Россиянең 18 шәһәреннән һәм БДБ илләреннән 49 катнашучы чыгыш ясаячак.
Чыгыш ясаучылар үз докладларын берничә профильле секциядә тәкъдим итәчәк: «клиник неврология», «клиник психиатрия» һәм «фундаменталь неврология һәм психиатрия».
Яшь галимнәр Казан дәүләт медицина университетында чыгыш ясаячак.
«Бехтерев укулары-2022»VIII Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе форматы киңәйтеләчәк. Конференциядә чыгыш ясау өчен Россиянең әйдәүче неврологлары һәм психиатрлары чакырылган.
Үткәрү урыны: Гранд Отель Казан, Петербург ур., 1. «Габдулла Тукай» һәм «Салих Сәйдәшев» заллары.