Казанда БРКХ "Роналд Макдоналд йортында" авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Бөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көне чикләрендә «ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе» ДАССУда дәваланучы балаларның ата-аналар өчен Роналд Макдоналд йортына Татарстан Республикасының профильле министрлыклар, федераль органнар белгечләре, адвокатлар һәм нотариуслар чакырылган иде. «Роналд Макдоналд йорты» нда яшәүче һәр кеше һәм ТР ССМ БРКХ пациентларының ата-аналары үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап ала алды.
Түләүсез юридик ярдәм сорап, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына «Түләүсез юридик ярдәм» 8 (843) 222-60-60 кайнар линия телефонына яисә ведомствоның рәсми сайтында мөрәҗәгать итәргә мөмкин.