Казан шәһәренең «16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУда умыртка баганасының эндоскопия хирургиясе актив гамәлгә кертелә. 18февральдә беренче тапкыр травматолог-ортопедлар өчен умыртка баганасы дискларын трансфораминаль үтеп керү юлы белән эндоскопия ысылу белән алу буенча мастер-класс узды. Операцияне травматолог-ортопед, спиналь хирург Сычеников Борис Анатольевич («Семейная» клиникалар челтәре хирургиясенең фәнни-гамәли үзәге, Мәскәү шәһ.) үткәрде.