Балалар клиник хастаханәсе табиблары тумыштан зәгыйфьлеге булган кызга операция ясаган булган иде инде. Кечерәк чагында хирурглар туры эчәк һәм сидек-җенес органнары системасын аеру операциясен башкарган. Ул вакытта куелган максатка ирешелгән иде.
Бала үсә төшкәч, тагын проблемалар барлыкка килгән. Сидек һәм җенес системалары әлегәчә кушылган — бәвел башта кызның эчке җенес органнарына эләгеп, аннары гына тышка чыккан.
Уролог әйтүенчә, операциянең катлаулылыгы сидек-җенес системасы тоташкан урын тирән урнашуы белән бәйле булган. "Беренче операцияләрдән соң сидек-җенес каналы урыныннан күчеп, тарайган булган. Операция биш сәгать дәвам итеп, вагиналь каналның дисталь өлешен формалаштырдык, уретропластика үткәрелде. Операция уңышлы үтте, тик бу бик катлаулы очрак, шуңа алга таба да коррекция кирәк булачак», — диде табиб.