21 февраль – Россиядә фельдшер көне

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Бүген фельдшерлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Фельдшер медицинада ул шәфкать туташы да һәм табиб та бурычларын башкара. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 4552 фельдшер хезмәт куя.

Шәһәрдә фельдшер барыннан да ешрак терапевт яки хирург ассистенты булып тора һәм аның йөкләмәләрен үти. Ул операцияләр барышында ярдәм итә, урта һәм кече медицина персоналының эшен контрольдә тота, биналарның санитар-эпидемиологик торышын күзәтә.

Авыл җирлегендә фельдшер мөстәкыйль рәвештә ФАПта (фельдшер-акушерлык пункты) эшли ала. Ул барлык табиб һәм шәфкать туташлары манипуляцияләрен үткәрә: паиентны карый, тикшеренүләр үткәрә, диагноз куя, дәвалауны билгели, бала табуны кабул итә, практикада педиатрия һәм реаниматология буенча белемнәрен куллана.

Татарстанда ФАПларда 1349 фельдшер эшли.

2011 елдан республикада барлыгы 606 ФАП төзелгән, 2022 елда тагын 52 ФАП төзелеше көтелә. Модульле ФАПлар "Азнакай Нефтемаш заводы" нда җитештерелә.

Фельдшер штатта, медик-санитар частьтә, лаборатория, санэпидемстанцияләрдә эшли ала, һәм, әлбәттә, ашыгыч ярдәм станцияләренә составына да керә ала. Татарстан Республикасында бүгенге көндә «ашыгыч ярдәм» дә 1884 фельдшер эшли, тагын 291е ашыгыч медицина ярдәме чакыруларын кабул итә һәм аларны күчмә бригадаларга тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International