Коронавируска антитәнчекләре булган кешеләр ковид-сертификатны дәүләт хезмәтләрендә рәсмиләштерергә мөмкин

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы яңа сервисны гамәлгә кертте. Хәзер дәүләт хезмәтләрендә (Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының №1053н боерыгына кертелгән үзгәрешләр нигезендә)  сертификатны антитәнчекләрегә биргән тестның уңай нәтиҗәләре нигезендә алырга мөмкин. Антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре нигезендә бирелгән сертификатны бары тик бер тапкыр рәсмиләштерергә була.

Анализны тапшырыр алдыннан лаборатория нәтиҗәләрне дәүләт хезмәтләренә тапшырылачагына инаныгыз. Үзегез белән паспорт, СНИЛС һәм ММИ полисын (булганда) алырга кирәк булачак.

Сертификатны рәсмиләштерү өчен антәнчекләрнең (G иммуноглобулиннар)  теләсә нинди дәрәҗәсе белән уңай нәтиҗә кабул ителә. Ул 6 ай гамәлдә.

Дәүләт хезмәтләрендә шулай ук COVID-19дан вакцинацияләүгә медицина каршы күрсәтмәләре нигезендә сертификатларны формалаштыру функциясе дә эшли башлады. Мондый күрсәтмәләр булу турындагы белешмәләр Сәламәтлек саклау министрлыгының тиешле реестрыннан тапшырыла, ә сертификат, медотвод төренә карап, 30 көн гамәлдә яки сроксыз.

Моннан тыш, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә балигъ булмаганнар өчен медицина сертификатын рәсмиләштерү функциясен гамәлгә ашыра. 14 яшькә кадәр яшьләр аны КФҮдә, 14тән соң, расланган хисап язмасы булган очракта, дәүләт хезмәтләрендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International