Кадерле хезмәттәшләр!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм кулларына корал тоткан, хәрби хезмәт белән мәшгуль кешеләр бәйрәме генә түгел, дип саныйм. Ил халкының иминлеген даими тәэмин итүче тыныч һөнәр ияләре дә бар. Бу очракта медицина хезмәткәре һөнәре - иң ачык мисал. Безгә кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере өчен көндәлек көрәш алып барырга туры килә, коронавирус пандемиясе шартларында бу аеруча авыр булып чыкты һәм әлеге көрәштә, чын сугыштагы кебек безнең хезмәттәшләр чын югалтуларга дучар булды. Бу көрәштә җиңүне, нормаль эш ритмына әйләнеп кайтуны һәм яңа уңышлар телим.
Кадерле коллегалар, сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков