Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында 2021 елда Саба районы сәламәтлек саклау оешмаларының эш йомгакларына багышланган киңәйтелгән медицина советы булды.
Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, «Саба РҮХ» ДАССУ баш табибы Марат Юсупов, Шәмәрдән участок хастаханәсе баш табибы Нәҗип Мөхәммәдиаров, Саба районында «Ак Барс-Мед» вәкиле катнашты.
Тулаем алганда, хисап елында районның сәламәтлек саклау оешмалары тотрыклы эш күрсәтте, халыкка медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә кайбер үзгәрешләр булды, район үзәк хастаханәсенең матди-техник җиһазланышы ныгыды, район халкына дәвалау-профилактика ярдәме күрсәтүдә уңай нәтиҗәләргә ирешелде.
Альмир Абашев барлык катнашучыларга эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм быел билгеләнгән барлык бурычлар да хәл ителәчәгенә ышаныч белдерде. Соңыннан ведомство бүләкләре белән традицион бүләкләү тантанасы булды.