24 февральдән башлап Татарстанның медицина оешмаларында халыкны диспансерлаштыру һәм профилактик чаралар яңадан торгызыла

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

24 февральдән Татарстанның медицина оешмаларында халыкны диспансерлаштыру, шул исәптән коронавирус кичергән затлар өчен тирәнтен диспансерлаштыру, планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәме яңартыла, һөнәри тикшерүләр үткәреләчәк. Бу хакта боерыкны ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалады.

2022 елның 28 февраленнән күчмә сырхауханә комплексларының эше яңартыла. «Вакытлыча чикләү чаралары турында» 2022 елның 2 февралендәге 238 номерлы ТР сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгын үз көчен югалткан дип танырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International