Саба районы Шәмәрдән авыл җирлегенең Мичәнбаш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев катнашты.
Модульле ФАП «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде. Медпункт планлы, кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле медицина җиһазлары белән җиһазландырылган, һәм санэпид таләпләренә туры килә.