Вакытында ясалган диагностика авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда Республика клиник онкология диспансеры территориясендә «БАРСМЕД» ҖЧҖ филиалы ачылды. Медицина диагностика үзәге Philips Brilliance ангиоинъекторлы компьютер томографы белән җиһазландырылган (контраст матдәләрне куллану мөмкинлеге белән).

«БАРСМЕД» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча хезмәт күрсәтү өлешендә тыгыз хезмәттәшлек итә.

Компаниянең Казанда, Бөгелмәдә, Алабугада, Чистайда, Яшел Үзәндә, Байлар Сабасында, Зәйдә заманча магнит-резонанс һәм рентген томографлары урнашкан бүлекчәләре челтәре бар. Шулай ук үз клиник-диагностик лаборатория бар, ул эксперт класслы сыйфатлы чит ил һәм илебез җайланмалары белән җиһазландырылган; табиб-лаборантлар күпьеллык эш стажына ия. Лаборатория дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренә дә хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International