Алабугада табибы Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган медаль белән бүләкләнде

2022 елның 25 феврале, җомга

«Алабуга РҮХ» ДАССУ интенсив терапия, анестезия һәм реанимация бүлегенең табиб-анестезиолог-реаниматологы Александр Мелихов Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган медаль белән бүләкләнде. Медальне тантаналы шартларда хастаханәнең баш табибы Рамил Сәфәров тапшырды.

Александр Юрьевич Урта Азиядә, Әфганстанда, Төрекмәнстанда һәм Үзбәкстанда хәрби-медицина хезмәтенең зур тәҗрибәсенә ия. Авыручыларны һәм яралы солдатларны ул үз гомерен куркыныч астына куеп коткарган. Һәм хәзер, көн саен кеше гомере өчен көрәш алып бара.  Анестезиолог-реаниматолог эше катлаулы операцияләр вакытында бик мөһим. Нәкъ менә шул профильдәге белгечләр ярдәме белән теләсә нинди хирургия тыкшынуларын үткәрергәндә пациентлар авыртуны сизми кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International