Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы илдә 2021 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлады. Аның кысаларында федераль бюджеттан төбәкләргә 2025 елга кадәр акча җибәреләчәк. Бу барлык субъектларга якынча 500 млрд. сум. Россия Президенты инициативасы белән эшләнгән Программа кече торак пунктларда яшәүчеләр өчен медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 2025 елга кадәр Россиядә 2500 дән артык медицина объекты төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк, 7600дән артык сәламәтлек саклау учреждениеләре бинасы ремонтланачак, 20 800 машина һәм 120 200 медицина җиһазлары сатып алыначак.
2022 елда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча (федераль бюджеттан финанслау белән)
Беренчел звеноны «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча модернизациялиләр, ул медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән.