"Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Республиука клиник онкология диспансперы"ның Яр Чаллы филиалы "Чаллы шәһәре" муниципаль берәмлеге шәҺәр Советы утырышы кысаларында оештырылган күргәзмәдә катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Чаллы предприятиеләре продукциясе, товарлары һәм хезмәтләре күргәзмәсен карады.
Тире яман шешен диагностикалауда ясалма интеллект куллану турында Чаллы онкология диспансеры баш табибы Алмаз Хаҗиев сөйләде. FotoFinder диагностика комплексы диагнозны максималь дөрес кую өчен барлык кирәкле инструментлар да бирә: видеодерматоскоп теләсә кайсы шешне - кан тамырыннан алып пигмент табына кадәр 140 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта дерматоскопларның күпчелеге 10-40 тапкыр арта.
Рөстәм Миңнеханов заманча медицина җиһазлары белән танышты һәм презентация өчен табибларга рәхмәт белдерде.