Сәламәтлек үзәге табибы олимпия резервы училищесында тәрбияләнүчеләргә допинг куллануның зыяны турында сөйләде

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Республика сәламәтлек һәм медпрофилактика үзәгенең спорт медицинасы бүлеге мөдире Нияз Бикчурин Казан олимпия резервы училищесында "спорт белән шөгыльләнүче затларда бәйлелек формалашуның үзенчәлекләре" дигән лекция укыды.

Нияз Бикчурин үзенең презентация материалында наркотикларга бәйлелек ни рәвешле формалашуын, ни өчен наркотиклар тыелган исемлеккә кертелүен һәм допинг булып саналуын, допинг куллану спорт язмышларының җимерелүенә генә түгел, шәхеснең деградацияләнүенә дә зыян китерүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International