Узган елның август аеннан башлап «Алабуга РҮХ» ДАССУда компьютер томографында 8287 тикшерү үткәрелгән. Әлеге аппаратның мөмкинлекләре рентгенология бүлеге белгечләре тарафыннан актив кулланыла.
Көн саен компьютер томографында планлы һәм ашыгыч рәвештә керә торган 50дән артык пациент эчке органнарны тикшерә. Рентген-компьтер кабинетына дүрт район беркетелгән: Алабуга, Мамадыш, Әгерҗе һәм Менделеевск.
Яңа рентген компьютер томографы «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш»региональ проекты кысаларында 2021 елда урнаштырылган.
Милли проектларны тормышка ашыру дәвам итә. 2022 елда «беренчел звеноны модернизацияләү» милли проекты кысаларында җиһазлар яңартылачак: поликлиникада рентгенология аппараты, колонофиброскоп, дуоденовидеоскоп һәм гастроскоп.
«Татнефть» ГАҖ откан грантлары буенча хастаханәгә лапаростойка, видеоколоноскоп һәм гастрофиброскоп кайтарылачак.