Менделеевскида тантаналы рәвештә капиталь төзекләндерүдән соң балалар сырхауханәсе бинасы ачылды. Әлеге әһәмиятле вакыйга белән яшь пациентларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм район җитәкчесе Радмир Беляев котлады.
- Балаларны кайгырту, аларның сәламәтлеге турында уйлау ата-аналарга, табибларга гына түгел, шулай ук республика, район җитәкчеләренә дә кагыла. Подрядчы оешмалар бинаны вакытында һәм сыйфатлы итеп ремонтлады. Өй туе белән котлыйм, сырхауханәнең яшь пациентларның сәламәтлегендә эшләвен телим, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Шуны әйтеп үтик, капиталь ремонт сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барылды. Менделеевск район үзәк хастаханәсе баш табибы Оксана Бахматова хәбәр иткәнчә, РФ һәм ТР бюджетын финанслау күләме 91 миллион сумнан артык тәшкил итте. Капиталь ремонт кысаларында кабинетларны яңадан планлаштыру, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштыру, идән катламын ремонтлау, вентиляция системасын монтажлау, электр монтаж эшләре, бинаның түбәсен һәм фасадын ремонтлау үткәрелгән.
- Хәзер медицина персоналы кечкенә пациентларны яңача җиһазландырылган якты һәм иркен кабинетларда кабул итәчәк, - дип өстәде ул.
Хастаханәнең баш табибы Оксана Бахматовага символик ачкыч тапшырылды, аннары балалар поликлиникасына кергәндә кызыл тасма киселде. Делегация ремонтланган кабинетларда карады. Фәрит Мөхәммәтшин хастаханә коллективы һәм яшь пациентлар белән аралашты, бинаны ремонтлау сыйфатын бәяләде.