Менделеевск район үзәк хастаханәдә сәламәтлек саклауның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Менделеевск районында киңәйтелгән медицина киңәшмәсе узды. Очрашуда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм район җитәкчесе Радмир Беляев катнашты.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм агымдагы чорга планнар турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2021 ел дәвамында 16 115 кеше коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаштырылган.

- Температуралы пациентлар белән эшләү өчен балалар һәм олылар сырхауханәләрендә фильтр-бокслар оештырылды. Covid-19 билгеләүгә экспресс-тестлар кулланылды. Пациентларга ташламалы дару препаратларын өйгә кайтару оештырылды. Эш көчәйтелгән штат режимында алып барылды. Ашыгыч медицина ярдәме чакырулар саны кискен артты. 2021 елда коронавирус кичергән 452 кеше каралды, - диде О.Бахматова.

Утырышта сәламәтлек саклауның алдынгы хезмәткәрләрен республика һәм район бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International