1 март көнне «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Яр Чаллы шәһәренең Медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы кысаларында оештырылды.
Спортчылар ирекле стиль белән 50 метр дистанция үз көчләрен сынап карый алды. Барлык катнашучылар да осталыкларын, спорт рухын, җиңүгә омтылышын күрсәтте.
Ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә Михаил Андреев (4нче Шәһәр сырхауханәсе) иреште, икенче – Ирек Шәрипов (ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе), өченче – Валерий Кондаков (йогышлы авырулар хастаханәсе).
Хатын-кызлар арасында беренчелекне Светлана Артемьева (сугыш ветераннары өчен госпиталь) яулады, икенче урында – Виолет Магбутова (йогышлы авырулар хастаханәсе), өченче – Анастасия Арбузова (ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе).
Призерларга һәм җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм катнашучыларга яңа җиңүләр һәм югары казанышлар телибез!