2022 елның 2 мартыннан башлап «Тәтеш район үзк хастаханәсе» ДАССУ баш табибы итеп Савельев Илья Вячеславович билгеләнде. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалады.
Илья Савельев 1986 елның 9 июлендә Казан шәһәрендә туа. Ул онкология белгечлеген ала, РФ халык хуҗалыгын оештыру өчен идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасын үтә.
Илья Савельева 2009-2011 елларда ТР ССМ Республика клиник-онкология диспансерының табиб-ординаторы, 2015-2020 Казан шәһәренең «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ ирекле медицина иминияте бүлеге башлыгы, 2020 елның апреленнән Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең башлыгы иде.
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Мактау грамотасы, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.