ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Яшел Үзән муниципаль районының Осиново авылында сырхауханә һәм Питрәч муниципаль районының Көек авылында табиб амбулаториясен төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Проектларны федераль бюджет тарафыннан финанслау «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы кысаларында планлаштырылган.
Төзелеш нечкәлекләре турында фикер алышуда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, министрлык бүлекләре җитәкчеләре, «Татинвестгражданпроект» ДУП проект ясаучылары катнашты.