Сарман район үзәк хастаханә табибы «Ел хатын-кызы» республика бәйгесендә катнашачак

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, Сарман район үзәк хастаханәсе табиб-акушер-гинекологы Лилия Бектемирова «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең зона этабында җиңү яулады һәм Казанда республика этабында катнашачак.

Бектемирова Лилия Харис кызы – югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, медицина өлкәсендә 40 еллык эш стажы, 28 елдан артык ультратавыш диагностикасы табибы. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, район һәм хастаханә администрациясенең күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм грамоталары белән бүләкләнгән.

Лилия Бектемированың тормыш иптәше – табиб-невролог, кызы-табиб акушер-гинеколог, кияве-спорт табибы (кызы һәм кияве Мәскәүдә яши, 3 бала тәрбияли).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International