Бүген Балалар Республика клиник хастаханәсендә 2021 ел йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар буенча киңәйтелгән медицина советы узды. Хастаханәнең эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында медицина учреждениесенең баш табибы Айрат Зыятдинов чыгыш ясады.
БРКХ хирургия хезмәтенең эш нәтиҗәләре белән хезмәттәшләрен хирургия бүлеге буенча баш табиб урынбасары Михаил Поспелов таныштырды. Оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары, медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге буенча вәкаләтле зат Альмира Мостафаева чыгыш ясады.
Очрашу ахырында сүзне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры алды. Марат Садыйков Балалар Республика клиник хастаханәсе коллективына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.