Түбән Кама шәһәре "Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе" ДАССУ табиб-оториноларингологы Максат Талайбеков балаларны ишетү сәләте турында сөйләде.
Балаларның ишетү кискенлеген планлы тәртиптә табиб күзәтә, ләкин бала кинәт кенә начар ишетә башларга мөмкин , шуңа күрә төп җаваплылык ата-аналар җилкәсенә төшә. Ишетү кискенлеген туганнан бирле күзәтергә кирәк.
Балаларның ишетү сәләте бозылуның типик билгеләре бар.
Сабыйлар 3 айга кадәр: кискен тавышларга җавап бирми, әниләренең тын тавышына игътибар итми, тавышлы уенчыклар белән кызыксынмый. Рефлекс Моро юк - каты тавышка җавап итеп күз карасы хәрәктләнми я зураймы.
3 яшькә кадәрге балалар: сөйләүчене күрмичә, әкрен тавыш белән әйткәнгә игътибар итми, инстинктив рәвештә үзен кызыксындырган сигнал чыганагына башын (колагын) бора яки аңа якынлаша, кычкырып һәм начар сөйләшә, мәгълүматны начар үзләштерә.
3 яшьтән алып балалар сүзләрне хәрефләрнең бер өлешен төшереп, сүзнең кушымчаларын калдырып сөйләшә, еш кына кабат әйтүне сорый, әңгәмәдәшнең йөзенә нык карый, телевизор тавышынн арттыра, тавыш режимында бирелгән мәгълүматны начар үзләштерә.
Өлкән яшьтәге балалар: укытучыларны начар ишетүгә зарлана, сүздә хаталар ясый, начар укый.
Ишетү сәләте начараерга мөмкин булган сәбәпләр бар. Моның өчен ата-аналарга билгеле кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
1. Әгәр балагызның колагы авырта икән, үзегез дәваламагыз. Отит, көчле антибиотиклар куллану, колак тамчыларын дөрес кулланмау - балаларның начар ишетүнең сәбәпләрнең берсе.
2. Сабыйны вак предметлар белән бер үзен генә калдырмагыз, ул алырны колакка тыгып куярга мөмкин.
3. Беркайчан да тавыш нормадан югарырак күтәрмәгез. Бала үскән арада, яңгыравыклы музыканы киметегез, телевизор тавышын төшергез һәм балага наушниклар кидертмәгез.
4. Борын-йоткылык белән авыруларны көчәергә юл куймагыз.
5. Ишетү начарлануның беренче билгеләре булган очракта, кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итегез. Күп кенә проблемалар башлангыч стадияләрдә җиңел хәл ителә.